Ковид чоры...
Кэбисэ елы гел авыр,
Ансын белэбез инде.
Быелгысы- артык үзгэ,
hаман түзэбез инде.
Болай, гел начар да түгел,
Уңдырышлы ел булды.
Яшелчэ, жимеш, бэрэңге-
Быел барсы да уңды!
Суыгы да, эссесе дэ
Булды алай таманча.
Жил- яңгыр да вакытында,
Тукай абый язганча.
Тик менэ бу ковид чирен
Үзең эзлэп таптыңмы?!.
Эллэ инде чит иллэрдэн,
Ялдан алып кайттыңмы?..
Күрше күршесеннэн кача,
Дуслар сирэк күрешэ,
Туганнар да сагындыра,
Бетте кунак йөреш тэ.
Битлек төшми авызлардан,
Ансына да түзэбез.
Артистларны, концертларны
Төштэ генэ күрэбез.
Нигэ шулай бар халыкны
Өйлэргэ кертеп яптың?
Алай гынамы, күплэрне
Мэңгелеккэ озаттың...
Хушлашыйк инде Кэбисэ,
Барсын да жилэттең бит.
Көннэрең калган санаулы,
Саубуллаш та, кайтып кит!
Егерме берне көтэбез,
Якты өметлэр белэн!
Төкле аягың белэн кил,
Бэхетле булыйк гелэн!
Сэламэт хэм тыныч булып,
Бэхет, муллык, шатлыкта,
Яшик килэсе елларны
Бэракэттэ, сафлыкта!
Розалия Шайхуллина. 09.12.2020.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 9