Бу доньяны ташлап киткэн чакта
Нилэр уйлый икэн кешелэр?
Шундый сузлэр башта буталанса
Йорэгемне кисэр тослелэр.
Без белмибез инде беркайчан да
Алда безне нилэр коткэнен
Тик анладык вафат булганнарны
Бик тэ сагынып кунел кипкэнен!
Кире кайту юлын булмаганын
Барыбыз да анлап белэбез
Эйбэт кеше иде дип искэ алып
Мэрхумнэрне тоштэ курэбез.
Яхшылыклар кылып урэнсэк без
Кеше кебек яши белергэ
Куркынычлы, укенечле булмас
Вакытлары житсэ улергэ!
Эти-эни зиратына баргач
Кош тавышы чыга тирэктэн
Сагыну ачысына тузэ алмаслык
Юксынулар ага йорэктэн.
Безне ерак ташлап китсэлэр дэ
Якты хатирэлэр салсыннар
Урыннары гел ожмахта булсын
Мэнгелеккэ истэ калсыннар!
12.09.2019
Фануз Батталов.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 140