Бер хыялым бар иде бит минем
Яшьлегемә килә кайтасым
Балачакларымны кочып алып
Рәхмәтемне килә әйтәсем!
Әле дә бар Кояш, юк түгел бит
Тик яктырта бүтән төрлерәк
Балачактан калган хәтирәләр
Әллә нигә безгә җылырак.
Яшеллектә ятып уйнаганда
Өзеп каптык песи борчагын
Балачакка кабат кайтыр идем
Җәеп торса әгәр кочагын.
Һәр мизгелнең үз шатлыгы була
Ләкин яшьлек никтер ямьлерәк
Ялан тәпи йөргән чакларымның
Ризыгы да булды тәмлерәк.
Хәтирәләр арасында йөрим
Әти белән әни янында
Искә алсам, күңелемә тыныч
Яза барган йөрәк барын да .
Бөтенебез бергә җыелышкан
Дүртпочмаклы өстәл артында
Шул вакытлар әгәр кире кайтса
Кирәкмәс иде бит алтын да.
Яшьлегемнең кошы һаман сайрый
Белә микән вакыт үтәрен?
Искә алган саен сабый чагым
Йөрәгемә суза күперен.
Үткәннәрем җаннарыма өреп
Шатлыкларын сузып салдылар
Күңелләрдә якты балачаклар
Төшләр кебек кенә калдылар!
17.02.2022
Фәнүз Батталов.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев