Каш өстеннән еллар сырлар сыза
Вакыт җебен сүтеп ташладым
Хыяллардан кичен учак ягып
Тиз-тиз генә яза башладым.
Көн болытлы бүген, яңгыр ява
Тәрәзәмнән тамчы шуыша
Әллә кайдан йөреп килгән уйлар
Йөрәгемә кереп сыеша.
Тынгы юк бит җирдә, нинди хәл бу?
Йөрәкләрдә кала яралар
Туган туганына туган түгел
Ерагаеп бетте аралар.
Өзелеп сөям дисәң, йөрәк пешә
Кадер бетте хәзер хисләргә
Күпләренә ышанулар авыр
Үкенүләр йокты өсләргә.
Ә дөньясы? Син дөньясын кара?!
Каһәр сугыш бетә белмәде
Күпме яшь гомерләр җир астында
Явыз дошман һаман үлмәде.
Туктатыгыз җирне, төшеп калам
Бәлки хаталарны күрермен
Яши белмибездер бәлки әллә?
Әллә тормыш кабат үрермен?
Ә элек соң? Ничек иде элек?
Бар да тату, дуслар, туганнар
Күрше белән күрше чит булса да
Барыбер дә туган булганнар.
Уйларымны төенчеккә төйним
Ә йөрәгем һаман күшегә
Күңел тынычлыгы бир Ходаем
Бу җирдәге һәрбер кешегә!
Тормышыбыз уч төбендә кебек
Әйдәгез без аны яңартыйк
Бәхет, шатлыкларны таратыйк та
Күңелләрне манып агартыйк!
2.08.2025
Фәнүз Баттал.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 35
Шатлыклы хабарларегена килеп торсын