Бәхәсләшеп булмый язмыш белән
Ниләр бирде, барсын ашадым
Күңелләрем карага буйсынмый
Чиста булып җирдә яшәдем!
Йөрәк сине күптән гафу иткән
Сөюемне утка яксаң да
"Бәхетле бул син!"- дип эчтән телим
Җаннарымны ташка ватсаң да.
Бәхет корыр өчен нигез салдым
Кешегә дип оя үрмәдем
Язмышларым бүлеп читкә куйды
Үзем өчен яши белмәдем.
Юк... бу йөрәк күптән гафу иткән
Күнде инде ялгыз яшәргә
Моннан ары тормыш юлларына
Саклык белән кирәк басырга.
Күңелләрем җансыз курчак түгел
Тере бит ул, тели сөясе
Ниләр көтә серле киләчәктә?
Килә бит ул аның беләсе.
Үткәннәрне кайтарасы килми
Вакыт елгасында аксыннар
Йөрәкләргә бик тә авыр булса
Күтәрелми, төптә ятсыннар.
Әйе, дөрес, бичара да булдык
Тормыш сыный икән кешене
Ләкин шундук басырга тырыштык
Күпме инде гомер кисеме ?!
Гафу иткән йөрәк, сөюемнең
Өреп сүндерсәң дә күмерен
Булган беткән инде , нишләтәсең,
Бәхет сипсен калган гомерем!
23.06.2022
Фәнүз Батталов.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 59
Жырда Жырлый торган идек,
Эй булмай,вай булмай,
Бер болганмай-Су да тонмай,
Донья болганмай тормай,
Авыр вакытларга-Сабыр итеп,
Алга Таба -Яшэр гэ Дэ Яшэргэ.
Сезгэ Ижади Унышлар юлдаш булсын исэнлек-саулык.