Төшләремдә әни сине күрдем
Башкаемны куйдым тезеңә
Яннарыңда булгач бик куанып
Карап яттым нурлы йөзеңә.
Имеш тә син ак яулыгың сүтеп
Минем өчен нидер сөйлисең
Әй,әнием, йомшак кулларыңны
Ничек сагынганны белмисең?
Кочакларга теләп үрелгәч тә
Шулчагында күздән югалдың
Тәрәзәдән төшкән ай нурына
Мин сискәнеп кинәт уяндым.
Сулар сибәр диеп сине көтә
Тәрәзәңдә үскән гөлләрең
Әниемне алар сөйләр иде
Аңлый белсәм чәчәк телләрен.
Сине эзли һаман минем күңел
Юатырга телим мин аны
Һәрберебез аңлый әниләрнең
Йөрәкләрдә яши бит җаны!
Кабереңә барып тезләндем дә
Озак тордым нидер әйтергә
Әни сагышлары сагындырып
Үткәннәрне сала хәтергә!
15.06.2020
Фәнүз Батталов.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 70
Кызганычка каршы, безне ташлап киткен арвахларга бер яхшылыкта эшли алмайбыз, шулайда иске тошереп, хеер биреп, матур итеп, исен чакта булган хаталарны тозетеп яши алсак, якыннарыбызга тыныч булыр иде кебек тоям.,
Фенуз язган шигырьлерне торле яшьте булган укучылар укый., барыбызга да,, минем кебек ебилергеде ,Келеш авылында туып ускен шагиребез , яшь булуына карамастан, укытучы булып тора.,шигырь аша ети- енине хормет итерге, дорес яшерге ойрете.
Зур рехмет.
Фенузге хем укучыларга, туганнарга, дусларга, авыл кешелерене яхшы кон , тазалык телим.