Предыдущая публикация
БУЛМЫЙ КАЙТЫП
Нигә сүрелде соң әле күңел
Сагыш шигырьләре язарга,
Туган җирне, бала чакларымны
Татлы сүзләр белән бизәргә?
Чит җирләрдән кайткач туган якка
Сагыш хисләр шактый тарала.
Тән сихәтен, күңел тынычлыгын
Туган җирдә генә табала.
Вакыт буе бик озын булса да,
Гомерләрне булмый озайтып.
Туып үскән җиргә кайтып була,
Бала чакка тик булмый кайтып.
. Кәүсәр


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6