Атлап барам авыл урамыннан,
Җилләр уйный тирә-ягымда.
Шул җилләрдәй мин дә шаян идем,
Шаян идем бала чагымда.
Әле җилләр мине таный сыман,
Монда үскән бер шук малайны.
Бәлки, үткәннәрдән ислиләрдер,
Элек малай булган бабайны.
Алар килеп тарта чабуымнан,
Йә әйләнеп чыга куеннан.
-Әйдә, безнең белән уйнарга, дип,
Килеп тарта сыман кулымнан.
-Чакырмагыз инде мине, җилләр,
Уйный алмам хәзер йөгереп.
Тәнне шактый еллар авырайткан
Сезнең арттан булмас өлгереп.
Алар мине тыңламыйлар, һаман
Шаяралар, биткә кар өреп.
Бөтерелеп очалар да, кабат,
Киләләр яныма йөгереп.
Шунда искә төште балачагым,
Киттем бераз картлыктан айнып.
Чаңгы тактым да чыктым урамга
Ике таякка да таянып...
Кәүсәр


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 52