КУЛЛАРЫМНЫ АЛМАДЫ...
Бүген төштә курдем әнкэемне,
Тәкыя үреп куйган чәченә.
Камырлы кулларын уа-уа,
Ипи сала, имеш, миченә.
Мич утына карап уйга калган,
Ялкын кызыллыгы битендә.
Озын ап-ак кулмэк кигән, имеш,
Алсу алъяпкычы билендә.
Минем сабый гына чагым, икэн,
Утырам тик өстәл артында,
Балачактагы өй эчебезне,
Курэм ап-ачык, барысын да.
Мине күреп әнкэй елмайды да,
Чэчлэремнэн килеп сыйпады.
Табагачын алып, таба куеп,
Тэмле көлчә белән сыйлады.
Аннан алып чыкты юл чатына,
Төрле юллар, кече, олысы.
Бер киң юлда туктады да, эйтте:
-Шушы юлдан сиңа барасы...
-Энкэй, энкэй! Эйдэ кайтыйк, диеп,
Сузган кулларымны алмады,
Бармак белән янады да миңа,
Олы юл ягына ымлады...
Кузем ачмый яттым, уянсам да,
Кабат күрмәмме дип, төшемне.
Төштә генә курэм икэн хэзер,
Миңа гомер биргән кешемне.
И, энкэй! Ятсан да син гурдэ,
Юллар курсэтэсен улыңа.
Сигезенче газиз балаң итеп,
Син алгансың мине кулыңа...
Кэусэр
Комментарии 37