Предыдущая публикация
Төшләремә кердең әнкәй.
Сагнып еладым ярсып.
Агым суда кер чайкыйсың,
Каен басмага басып.
Балам диеп өзгәләнеп,
Хәлләремне сорадың.
Моңсу карап күзләремә,
Ак томанга уралдың.
Төшләремдә эзлим әнкәй,
Эзлимен өннәремдә.
Назланамын кочагыңда,
Хыялый көннәремдә.
Өзлеп сагнам... тик яшимен,
Сабырлыкка сыенып.
Уйлар уйлап төннәр уза,
Таңнар ата сызылып.
Венера Шарафисламова.
15.10.25.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 39
Шигырьлэрегезне бик яратам, эчтэлекле, тапкыр гына эйтеп бирэсез сузегезне.