Сәләм бирәм килгән кышларга,
Кыш аенда туган дусларга.
Сәләм бирәм яуган карларга,
Яшьлектәге сөйгән ярларга.
Сәләм бирәм кышкы җилләргә,
Җилләрдәндә җитез ирләргә.
Үз җирендә бәхет таба(а)лмыйча,
Чыгып киткән,чит ят җирләргә.
Сәләм бирәм үткән юлларга,
Шул юлларга баскан улларга.
Тайма, егылма дип бергәләшеп,
Атлыйк диеп кыскан кулларга.
Сәләм бирәм аккан суларга,
Уралдан да биек тауларга.
Һәләк булган батыр яугирләргә,
Шул тауларны менгәч яуларга.
Сәләм бирәм газиз әниләргә,
Наз күрмәгән сабый, нәниләргә.
Канат үскәч ата йортын ташлап,
Кайталмыйча йөргән" бәбиләргә".
Сәләм бирәм ачы бураннарга,
Туган авылымдагы урамнарга.
Минем өчен якын булганнарга,
Сәләм сәләм барлык туганнарга!!!


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1