Предыдущая публикация
Себергә барган юлларым
Тимер катыш таш икән.
Чит җирләрдә яши яши
Күпме гомерләр үткән.
Пр.
Себер иле, себер җиле, сагындым, кайталмадым.
Күңелкәем бөреләнде, тик чәчкә аталмады.
Себерләрнең салкын кышы
Тешне кыссаң, түзәрлек.
Сагынганнар искә төшә,
Үзәкләрне өзә бит.
Пр.
Себер иле, себер җиле, сагындым, кайталмадым.
Күңелкәем бөреләнде, тик чәчкә аталмады.
Себер урманнары куе,
Гел шулай шаулый икән.
Туган авылым урамнары,
Мине сагына микән?!.
Пр.
Себер иле, себер җиле, сагындым, кайталмадым.
Күңелкәем бөреләнде, тик чәчкә аталмады.
Илдар Нуртдинов. 22.05.25.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 21