Төннәремдә йоклап яткан чакта
Ник соң төшләремә керәсең?
Яннарыма минем киләсең дә
Кайнар битләремнән үбәсең.
Уятасың минем хисләремне,
Кулларымнан алып кысасың,
Шаяртырга теләп күңелемне
Болытларга кадәр очасың.
Ә мин юләр,ни әйтергә белмим,
Карап торам синең күзләргә,
Язмышымны әзерлимен сыман
Синең белән бергә йөзәргә...
Уянамын таңда,син юк янда,
Барып басам тәрәз каршына.
Синең белән булган минутларны
Искә алыр булып шашынам.
Хәтеремдә әле,онытылмаган,
Югалмаган тәүге хисләр дә,
Иреннәрдә тәме калган әле
Үбешкәннең айлы кичләрдә...
Таңнар атар,барда онытылыр,
Буйсынырбыз тормыш йөгенә.
Тик үтенәм синнән, төшләремә,
Кермә зинҺар,кермә бүгеннән?!
Илдар Нуртдинов. 31.12.24.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 32
Өзгәләнсен йөрәк югалтып,
Калдың минем, сөю язларымда,
Туялмадым сине яратып..
Китмә зинхар, китмә төшләремнән,
Калдырма ла синсез ялгызым,
Тулган айлар сагыш таратканда,
Ян төшләрдә, булып йолдызым.
Гафу сорыйм, соңлап гафу сорыйм,
Сөю калган язга бер кайтып,
Төшләремдә, бары төшләремдә,
Тапкан өчен, сине югалтып.
Китмә минем, төшләремннән китмә,
Өннәремдә күптән югалтып.
Әйтерсеңдәй:- Кердем төшәләреңә,
Сине күрер өчен бер кайтып..