Предыдущая публикация
Авыл өе,морҗа юллыгыннан,
Һаваларга төтен үрелә...
Тәрәзәдән,йокыларга талган,
Ерактагы урман күренә.
Урамнар тын,кеше әсәре юк.
Салкынайтты,бәлки шуңадыр?
Су өстеннән томан күтәрелми,
Елга өсләредә туңадыр...
Авыл урамнары искә төште,
Яшьлегемнең хәтәр чаклары,
Ул чакларда төннәр кыска иде,
Безсез генә таңда атмады.
Үзебезчә күңелле чак иде,
Гөрләп торды авыл,урамнар,
Күрше авылларга йөргән чакта,
Куркыта(а)лмый иде бураннар.
Яшьлек белән бергә,җитәкләшеп,
Яга идек тауда учаклар...
Эх кайларда калды икән соң дип,
Сагындырып куя шул чаклар.
Илдар Нуртдинов. 04. 12. 21.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 81