Сагындырып искә төшә
Мунча арты карлары
Кар эченә куыш ясап
Качышлы уйнаулары
Сагындырып искә төшә
Сыерчык бураннары
Тыкырыктан карлар ярып
Мәктәпкә барулары
Сагындырып искә төшә
Урам гөрләүекләре
Кыягаздан көймә ясап
Шунда йөздерүләре
Сагындырып искә төшә
Кардан соң чирәмнәре
Ындыр арты яланында
Кәлүкле уйнаулары
Сагындырып искә төшә
Пәкеле уйнаулары
Тирләп-пешеп урамнарда
Лаптаны сугулары
Сагындырып искә төшә
Урамның чирәмнәре
Яңа бура эчләрендә
Почмаклы уйнаулары
Сагындырып искә төшә
Авылның көтүләре
Чалкан ятып, күккә карап
Тургай моңын тыңлавы
Сагындырып искә төшә
Җәй печән чабулары
Кипкән печән исен иснәп
Түбәдә йоклаулары
Сагындырып искә төшсен
Балачак мизгелләре
Хәзер андый мизгелләр юк
Нык үзгәрде заманы!
Раиль Нафиков
20.04.2025

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев