Гәүдәм җир астында ята минем,
Сезнең янда йөри җаннарым.
Ияләнеп булмас ахры монда,
Бәреп чыгар минем җырларым!
Сагынырсыз мине балаларым,
Габделхаем ничекләр чыдар.
Әнкәем син минем,иң газизем,
Мине эзләп юлларга чыгар!
Бәтерешмәгез инде ул кадәрле,
Мин бит барын белеп ятырмын.
Нык бул инде Габделхаем минем,
Син бит минем иң - иң батырым!
Кызларыма саулык кына сорыйм,
Әниемне зинхар саклагыз.
Сездә минем барлык ышанычым,
Бер - берегезне берүк яклагыз!
Сынмагыз сез минем газизләрем,
Сыгылганны җилләр сындыра.
Мәңге сүнмәс хатирәләр булып,
Калырсыз сез минем моңымда!
Үзгәртепләр булса язмышларны,
Бакыйлыкка бер кем күчмәс иде.
Китәселәр килеп бер кеше дә,
Бу дэньядан мәңге китмәс иде!!!

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев