ЗАМАН СЫНАУЛАРЫН, САБЫЙЛАРНЫ ДӘВАЛАУ ЭШЕНДӘГЕ ЧЕТЕРЕКЛЕ МӘСЬӘЛӘЛӘРНЕ ЛАЕКЛЫ ХӘЛ ИТӘРГӘ НАСЫЙП БУЛСЫН СИҢА, ИРЕК ТУГАНЫМ!
“Одноклассники” челтәрендә Зөһрә Гаймалова (Шәрипова) кече энекәше Ирек Шәрипов алган таныклык һәм медальне беркеткәч, туганы исеменә җылы котлаулар, бәһалар яуды. Мин түбәндә бу теманы бераз өстәмә шәкелдә яктыртасым килә.
Ирек Вәли улы Шәрипов – Иске Мусадан чыккан табиплар төркеменең лаеклы бер вәкиле. Иске Муса урта мәктәбен тәмамлагач, Башкорт дәүләт медицина институтының “Педиатрия” бүлегенә укырга керә. Институтта укыган дәвердә Байконурда хәрби хезмәттә дә булып кайта ул. 1994 елда педиатр-табип һөнәрен алгач, балалар хирургиясе буенча интернатура үтә һәм Уфа шәһәренең 17 нче балалар хастәханәсенең балалар травматологиясе һәм ортопедиясе бүлегендә ортопед, травматолог булып эшли башлый. 30 елга якын медицина өлкәсендә хезмәт кылу дәверендә (Ирек студент вакытта ук хастәханәдә эшли) үзенең һөнәри остлыгын даими арттырды, балалар травматологиясе буенча белемен камилләштерде. Гади табиптан җитәкче-остаз дәрәҗәсенә күтәрелде. Бүгенге көндә югары категорияле травматолог һәм ортопед И.В.Шәрипов – Уфа шәһәренең 17 нче балалар хастәханәсенең балалар травматологиясе һәм ортопедиясе бүлеге мөдире булып эшли.
Уңышлы эшләгәне өчен ул бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 2014 елда Уфада балалар сәламәтлеген саклау үсешенә зур өлеш керткән өчен “Башкала байлыгы” VIII иҗтимагый-шәһәр премиясе лауреаты дипломы белән бүләкләнде. 2015 елда И.В.Шәрипов «Елның иң яхшы табибы» исемле Республика конкурсында «Иң яхшы травматолог-ортопед» номинациясендә җиңүче булды. Ул – Башкорстанның сәламәтлек саклау отличнигы.
Хәтеремдә, үсмер улымның балалар аланында аягын җәрәхәтләгәне турында хәбәр иттеләр. Аны беренче булып караган район врачы миңа тәкъдим ясады: “Беләсезме, Уфаның 17 больницасында яхшы бер врач-травматолог бар - Ирек Шәрипов. Менә аның кесә телефоны. Мин тәкъдим иткәнне әйтегез. Аңардан мотлак консультация алыгыз.“
Менә шунда мин беренче тапкыр Ирек туганым турында уңай бәя ишеттем. Алга таба мондый бәяләрне театр артистларыннан, БДУдагы коллегаларымнан да еш ишеттем. Димәк, Ирек Шәрипов үзенең табип вазифасын уңышлы башкара.
Гадәттә, хастәханәдә кабул ителгәнчә, Ирек Вәли улы иртән операцияләр ясый, ә төштән соң дәвалау процедураларын алып бара. Ничектер ул миңа әйтте: “Бала кешегә операция ясау, олыларга караганда, күпкә катлаулырак. Олы кеше сөйләп тора: кайда авырта, кайда авыртмый. Ә бала кеше еш кына югалып кала, йомыла. Хәзер мин аларның телен – балаларча сөйләшүне – үзләштердем инде.
Ирек Вәли улы әңкәсе Резеда ападан күп сыйфатларны алган. Бервакыт мин әңкәйдән сораган идем: “Резеда апаның кайсы ягы аеруча хәтердә калды?” Әңкәй уйлап торды да әйтте:”Мәрхәмәтлелек.” Миңа калса, әнисеннән килгән кешеләргә мәрхәмәтле булу сыйфаты Иректә аеруча калку күренә. Кемгә генә ярдәм итми ул?! Аның телефоны бер дә тынмый: я элек дәваланган баласы өчен борчылган әти-әнигә, я дустына-танышына, я авылдашына, я сабакташына ашыгыч ярдәм, яисә консультация кирәк. Аңа таныш булмаган кеше дә шалтыртырга мөмкин, ярдәм сорап. Ирекнең хатыны Рида киленебез күнеп беткән инде мондый хәлгә, ирен аңлый, бу күренешне кабул итә. Машинада барганда сөйләшүне генә өнәми.
Мин шәхсән Ирек туганымны артык борчырга тырышмыйм. Күптән түгел кулны каймыктырган идем, бардым үзебезнең поликлиникадагы травматологка, дәваландым. Ә ни өчен Ирек туганымны мөһим эштән - балалар дәвалаудан аерырга, кыйммәтле вакытын алырга тиешмен әле мин?
Ирекнең ике улы - ике канаты бар. Искәндәр Шәрипов Уфа нефть институтын төмамлады, өйләнде, бәби үстерәләр, Мәскәүдә яши. Шулай итеп, Ирек хәзер – картатай. Данияр, Ирекнең кече улы, әтисе юлы белән китте, Башкорт дәүләт медицина университетының “Педиатрия” бүлегендә беренче курста укый.
Миңлевәли абзыкай белән Резеда апа үстергән, тормышка канат биргән Ирек уллары тормыш диңгезендә йөзүен дәвам итә. “Башкортстанның атказанган врачы” исемен алу аның дәрәҗәсен дә, эшендәге җаваплылыгын да бермә-бер арттырды.
Заман сынауларын, сабыйларны дәвалау эшеңдәге четерекле мәсьәләләрне лаеклы хәл итәргә насыйп булсын сиңа, Ирек туганым!
Комментарии 33