Предыдущая публикация
Сайлап алалмый кеше.
Әнкәйләрне Ходай бирә,
Ул фәкать Ходай эше!
Әнкәй ул чит-ят булалмый, —
Газиз генә булала!
Безнең өчен ул — Илаһи,
Безнең өчен ул — Алла!
Әнкәй ул гади булалмый, —
Гүзәл генә булала!
Әнкәеңә мәхәббәтле,
Мәрхәмәтле бул, Бала!
Әнкәй күңеле, һай, сизгер —
Барсын да белә бит ул…
Әнкәйне сайлап алмыйлар —
Бердәнбер генә бит ул!

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 63
№ 470 С ***** 2009.
ӘНИЕМ
КӨЛҮЛӘРЕ
( Әнием Мәрхәбә истәлегенә )
Әнием көлүләре,
Елмаеп йөрүләре,
Әйтер сүзе булган кебек,
Төшемә керүләре.
Малларын карар иде,
Сыерын савар иде,
Яратырга, елмаерга
Җылысын табар иде.
Чәчләрен тарар иде,
Миченә ягар иде,
Алларында йөгергәләп,
Әтигә ярар иде.
Баласын карар иде,
Алларга карар иде,
Кәрәчинле лампаларда
Тишеген ямар иде.
Ашларын салыр иде,
Уйларга калыр иде,
Кыенлыклар килгән чакта,
Әни бик сабыр иде.
Кайгыдан көяр иде,
Аркадан сөяр иде.
Авырлыкка зарланганда
---Түзегез !—Дияр иде.
Яратса көләр иде,
Тиргәсә көләр иде,
Күңелләргә җылы биреп,
Әни гел көләр иде...
Хавис Газизович Гайсин
Тик бер генә көнгә килә кайтасым.
Кочагына сыенып, җылы йөрәгенә,
Туңган җаннарымны килә төрәсем.
Төшләремдә генә минем булса да,
Кайтып килим, тик бер генә көнгә.
Әниемнең кайнар, сөтле чәе булса,
Кирәк түгел миңа башка берни дә.
Кайтсам беләм, җәен билчән утап,
Кышын киндер эрләп каткан куллар,
Сөеп назлап, шундый йомшак итеп,
Битләремнән, чәчләремнән сыйпар.
Бер кайгысыз, сабый чакларыма,
Тик бер генә көнгә кире кайтсамчы.
Әниемне кабат терелтергә, дару булса
Зинхар өчен, бирегезче, бер тамчы?!
Автор: Роза Гильфанова-Сабирзянова
Дөньядагы иң кадерле, иң ягымлы күзләр.
Аяз көнне күктә яшен суккан кебек булыр,
ʺӘниең юк инде башка!ʺ-дигән авыр сүзләр.
Яратып, назлап сыйпамаслар чәчләреңнән,
Дөньядагы иң ышанычлы, иң җылы куллар.
ʺБалакаем, исән-сау гына йөр, яме!ʺ-диеп,
Кагылмаслар иңнәреңә, йомшак кына алар.
Бу дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел,
Кояш батар, атар инде таңнар яңа баштан.
Зинһар өчен, онытмагыз газиз әниләрне!
Бәгырьләрне телер:ʺӘниең юк инде башка!ʺ
Автор: Роза Гильфанова-Сабирзянова
Они от одиночества стареют.
Среди забот, влюбленности и книг
Не забывайте с ними быть добрее.
Им нежность ваша – целый мир.
Попробуйте перехватить хотя б на миг
Вы в молодости собственную старость,
Когда ни писем от детей, ни встреч,
И самый близкий друг вам – телевизор
Чтоб маму в этой жизни поберечь,
Неужто нужны просьбы или визы?
Как бы ни манил вас бег событий,
Как ни влек бы в свой водоворот,
Пуще глаза маму берегите
От обид, от тягот и забот.
Расул Гамзатов
Бу дөньяга күзләреңне ачу белән,
Ак кояштай, назлап, биләүләргә төргән -
Әни... әни, минем тәүге язым әни!
Иң тәүге сүз, аңа карап авыз ачкан,
-Бәхетем, -дип, сине кочагына кыскан,
Кулларында, шатлык алып күккә очкан...
Әни... Әни - минем сүнмәс назым, әни!
Күңеленнән -Балам,- диеп, моңын салган,
Биләүләрдән тормышыма җырын алган.
Тормыш буе колагымда чыңлап барган,
Әни... әни, минем моңлы сазым әни!
Рамзис Мишәр
Туган өйдән чыгып киткәндә.
Истәлектә кала моңлы караш,
Ишек бусагасын үткәндә.
Алда үтәр юллар бер билгесез,
Тик ышаныч тормыш юлыңа.
Көтә безне язмыш салкыннары,
Ә сукмаклар язмыш кулында.
Бары әнкәй, күз яшьләре аша,
Озын юлга безне озатыр.
Акланырмы, диеп, ул яшьләре,
Без уйлыйбыз, җанны уятып.
Ниләр куйган алда, ни корасы,
Ниләр насыйп иткән язмышым.
Яхшылыклар булып кайталырмы,
Әллә булыр юлның ялгышы.
Бәлкем әле алда без булырбыз,
Хыяллары булып күпләрнең.
Бәлкем безнең исем жырда калыр,
Яңгыратып зәңгәр күкләрне.
Белмим, алда язмы...ЕщёАл син үзең белән борчуларны,
Туган өйдән чыгып киткәндә.
Истәлектә кала моңлы караш,
Ишек бусагасын үткәндә.
Алда үтәр юллар бер билгесез,
Тик ышаныч тормыш юлыңа.
Көтә безне язмыш салкыннары,
Ә сукмаклар язмыш кулында.
Бары әнкәй, күз яшьләре аша,
Озын юлга безне озатыр.
Акланырмы, диеп, ул яшьләре,
Без уйлыйбыз, җанны уятып.
Ниләр куйган алда, ни корасы,
Ниләр насыйп иткән язмышым.
Яхшылыклар булып кайталырмы,
Әллә булыр юлның ялгышы.
Бәлкем әле алда без булырбыз,
Хыяллары булып күпләрнең.
Бәлкем безнең исем жырда калыр,
Яңгыратып зәңгәр күкләрне.
Белмим, алда язмыш ниләр куйган,
Тормыш бусагасын чыкканда.
Әнкәемнең өмет тулы күзе,
Безгә карап кала киткәндә ...
Рамзис-Мишәр. 10.11.2017 ел
Мине назлаган әни куллары -
Иң җылы куллар.
Әни куенында үскән вакытлар -
Иң матур еллар.
Безгә нур биргән әни күзләре -
Иң ямьле күзләр.
"Балам" дип дәшкән әни сүзләре -
Иң тәмле сүзләр.
Мин авыз иткән иң татлы ризык -
Әни пешергән.
Иң зур бүләк тә - әниемнеке,
Ул тормыш биргән.
Исхак Файзуллин
Саклыйк әниләрне
Саклыйк әле әниләрне
Тормыш ачы җиленнән,
Бары догалардан гына
Калтырансын иреннәр!
Үпкәләтмик әниләрне,
Хәтерләре калмасын!
Аларның изге җанына
Сагышлар кагылмасын!
Әниләрнең җылы сүзе
Маяк кебек тормышта,
Фатиха һәм киңәшләре
Саклый хата- ялгыштан!
Каты-ачы сүзләр белән
Күңел җебен тибрәтмик.
Әниләрнең нәсихәте
Алтыннардан кыйммәт бит!
Флёра Шарипова
Әнкәй укый догалар
АллаҺ- сүзләре алар.
Тасбих төймәсен тарта
Пышылдап зәкер әйтә.
Ишетелә ерактан,
Сүзләр чыга йөрәктән.
Әйтерсең, әнкәй ятлый,
Һәр сүзен ул кабатлый.
Рәхәтлек бирә җанга,
Җиңеллек бирә тәнгә
Укыган догалары,
Теләгән теләкләре.
Сакласын сине, АЛЛА!
Диеп, кабатлый ана.
Тәрәзәдә күзләре
Моңсу карый үзләре.
Көтә газиз әнкәсе.
Кайтыр, диеп баласын
Әнкәсенең янына-
Туып- үскән өенә.
"Сагындым әнкәй, җаным!
Көттереп кайттым, тагын.
Кичерә күр, әнием,
Газиз кешем, кадерлем!"-
Диеп кабатлый бала.
Түшәктә ята ана...
Авырып калган үзе
Пышылдап чыга сүзе.
Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова
Ана көтә
Суык өйдә туңган тәрәзәләр
Сәгать суга, бозып тынлыкны.
Ялгыз мичтә шыртлап яна утын
Таратырга теләп шомлыкны.
Ялгыз өйдә ялгыз гына карчык
Балаларын көтеп көн итә.
Кайту түгел, хәбәр бирүче юк!
Көннәр түгел, ай, еллар үтә…
Суык өйдә идән шыгырдавы
Йөрәккәен өзә ананың.
Тәрәзәгә карап һаман көтә,
Кайтмасын белсә дә аларның…
Кырыс тормыш ничек кыерсытсын,
Түзә ана, өмет яшәтә.
Бәхет өчен аңа байлык түгел,
Тик бер хәбәр, җылы сүз җитә!
Жыерчыклы кулы белән һаман
Сөртеп ала тәрәзә тирен!
Иртәсен дә көтә, кич тә көтә
Баласының кайтып килерен!
Ялгызлыктан җаны җыласа да,
Калтыранып китә ирене:
Баласына һаман саулык тели
Догаларга кушып исемен.
Флёра Шарипова
Дөньяның ямен, тәмен,
Бүләк иттең син миңа!
Чиксез әнкәй, мин рәхмәтле,
Тик сиңа гына, сиңа!
Кояш нурына үреләм,
Әнкәйне нурда күрәм...
Йөрәгеңнең җылысын мин
Хәр вакыт- әнкәй, тоям.
Төшләремә керәсең дә
Елмаясың син миңа.
Башкаемны түбән иям,
Тик сиңа- әнкәй, сиңа.
Тыңлыйм синең җырларыңны,
Моңнарыңда югалам.
Газиз кешем, күңел күгем,
Әнкәй, сине сагынам!
Дога укып, теләк теләп
Утыра идең , әни!
Бик авыр булды югалту,
Йөрәгем елый, әрни!
Үтә вакыт , тик язылмый
Йөрәгемнең ярасы.
Мең җепләрдән үрелгән шул
Ана -бала арасы.
Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2018 ел
Ерак балачагым бүген искә төште-
Авыл киче, өйдә әче камыр исе,
Мич кырында әни бөтерелеп йөри:
Ипи сала гаилә өчен, изге эше.
Җиңел генә табыннарга ипи күчми-
Он иләге башта әнием кулларында
Алны- ялны белми зыр-зыр эшли.
Агач күәс чиләгендә әче камыр-
Үз чиратын тора сабыр гына көтеп.
Камыр басып куеп мич ягылгач
Кисәү агачына чират, эш күп-
Кече учагына җайлап куясы бар
Кызгылт күмерләрне рәтләп этеп.
Ипи көрәге дә үзе мичкә күчми-
Кирәк һаман шул ук әни көче!
Кире кайтмас хатирәләр белән-
Бакча тирәсенә чыгып киттем.
Талгын искән таң җиленнән янә-
Тойдым тәмле пешкән ипи исен.
Илшат Сибагатов
Әнкәем күптән күктә...
Әйтеп булмый инде хәзер,
Матур сүзләр бик күп тә...
Чәчәктән гөлләмәләрне ,
Тик кабереңә куям...
Синле чакның жылылыгын,
Йөрәгемнән һич жуймам !
Йөрәк түрендә урының,
Әнкәем, изге жаным...
Догаларымны кабул ит,
Тынычлап калсын жаның.
Күкләргә сәлам жибәрәм,
Бәлки кабул итәрсең...
Әниләр бәйрәме житте,
Синсез бәйрәм итәбез...
Халисә Гәрәева-С.27.11.2020.
Бәхет итеп күргән баласын.
Баласына ялгыш җил тисә дә,
Ана өчен йөрәк ярасы..
Анадан да якынырак затлар
Юктыр җир өстендә кешегә,
Бар җиhанның назы бала өчен,
Сыйган ана җаны эченә.
Үз җаныннан ана артык күрә,
Баласына биреп барлыгын.
Бирер иде үз йөрәген өзеп,
Үзе өчен санап артыгын..
Ничек кенә аны мактасак та,
Бик аз булыр иде ул аңа,
Мактауларга лаек бердәнбер зат,
Җир йөзендә газиз бер Ана!
Рамзис Мишәр
Нинди изге сүз ул - “әнкәй” сүзе!
Әйткән саен әйтәсе килә.
Әни әйткән һәр сүз җылысы
Күңелгә, йөрәккә үтеп керә.
Мең-мең рәхмәтләрем сиңа, әнкәй!
Төпле киңәшең, ярдәмең өчен.
Якты кояшым син, нурлы аем,
Иң газизем, иң кадерле кешем!
Һәрбер балага үз әнисеннән
Кадерлерәге соң бар микән?
Үзебез әни-әби булгач та,
Әни һаманда бөек икән.
Балаларың бәхетле булсын, дип,
Дога укып озатып каласың.
Урамга чыгып, өй алдында
Син юллардан карап көтеп аласың.
Уйламыйча сине рәнҗетү дә,
Борчыган чакларыбыз да күптер.
Игътибарсызлык та күп булгандыр,
Зинһар, безне, әнием, син кичер.
Сиңа булган олы хөрмәтләрне
Әйтеп- аңлатырлык сүзләр җитмәс.
Күкрәк сөте ашатып үстергән
Әнием, күзем алдыннан китмәс.
Оныкларың белән яратабыз,
Һәрвакыт булырсың син янәшә.
Рәхмәт, әнкәй, барысы өчен дә,
Сау-сәламәт булып озак яшә.
Сагадуллина Гарифәбану(Салихова)
Журналы и спортивный инвентарь,
отцовский «Киев», бабушкин янтарь,
альбомы и маркшейдерские карты,
открытки, телеграммы, шашки, нарды,
и мишка плюшевый, и старый календарь.
И мамин шарф - колючий и большой,
который от простуды хорошо,
и чемодан - коричневая кожа -
потертый временем, на каждого похожий,
кто с ним когда-то по перрону шёл.
И письма - сплошь подтеки от чернил,
пластинки - недослушанный винил,
и платье детское с пурпурными цветами...
Слезай скорее, побежали к маме!
Скамью поправь, оградку почини.
У нас дедлайн, конверсия, цейтнот,
но червь сомнений точит этот код,
и в чёрном зеркале не обнаружив средства,
на антресоли сломанного детства
заглядываем мы который год.