Предыдущая публикация
Ак буран көен көйли.
Кышкы урман тын калып,
Көмеш бәскә төренеп
Шул көйгә, оеп йоклый.
Төшендә күрә урман,
Ямь- яшел чыккан үлән.
Чык аңа килеп кунган,
Үлән яфрагын юган.
Җәйнең җылы җиленә.
Әкрен генә селкенә.
Яшел урман тирбәлә
Яфракларын тирбәтә.
Җәйнең алсу таңында
Кошлар сайрый талында
Исең китер, ни хикмәт
Төш булса да ай рәхәт.
Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2017ел

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 37