Предыдущая публикация
Кышның соңгы көннәре
Өтеп тора салкыны.
Елмаеп кояш чыга
Күмеп карларны нурга.
Җимелди салкын нурлар,
Нурга төренгән карлар
.Елтырап нурланалар,
Төрле төстә яналар.
Салкын җил өрә-өрә
Яуган карны өерә
.Бураны да буралый
Китергә дә уйламый.
Соңгы салкынын биреп
Кыш бабайны ияртеп,
Китеп бара еракка
Кыш бездән салкын якка.
Җылысын җиргә биреп
Якты кояш куана.
Нурларын сибә-сибә
Яз килә көлә-көлә.
Лилия Ф. Гиматдинова.Оренбург шәһәре.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 24
Җәй көне сагынырбыз әле кышның матур көннәрен!!!