Предыдущая публикация
Китеп бара бездән алтын көз
Җир шарыбыз бик тиз әйләнәдер
Үтеп киткән җәйләр биктә тиз
Алтын көзнең алтын алмаларын
Җыеп аласылар бар әле
Тик беразга тагын азгагына
Сары көзем бездә кал әле
Бөтерелеп сары яфрак оча
Сары көзнең сары сагышы
Салмаккына итеп алтын көзнең
Безнең яктан китеп барышы
Кошлар белән бергә китеп бара
Еракларга җылы якларга
Сагынырбыз әле сине көзем
Хәтерләрем аны сакларда
Ак кышларда ерак түгел кебек
Син китәрсең инде калдырып
Кар буранлар аша без эзләрбез
Ераклардан, көзем сагынып.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев