Күптән сулды”яшьлек”,-дигән назлы гөлем,
Инде гомер көзем шакый килеп ишегем.
Чәчләремә ап-ак бәс кунып калса да,
Һич кенә дә картаймый әле күңелем.
Яшьлек иленнән чыгып киттем теләми күптән,
-Вакыт,-дигән елгыр атымны иярләп.
Гомер йомгагымны сүтеп салмак кына,
Талпынам алга өмет-хыялны йөгәнләп.
Күңел белән яшьлектән әле китмәгән,
Барыр сукмак картлыкка илтеп җитмәгән.
Ике яр арасындагы елга сыман,
Агам әле,дулкыным кагып бетмәгән.
Үткәннәргә үкенергә юктыр сәбәп,
Яхшы-яманын чыгарсаң санап-исәпләп.
Киләчәктә Ходай гына аермасын,
Тынычлыктан,исәнлектән шул исәптән.
Яшәү дәрте күкрәктә ташып торганда,
Эчәр суым бетмәсен иде дөньяда.
Мәгънә бардыр яши алсаң кем өчендер,
Һәм үзең дә кемгәдер кирәк булганда.
Д. Әхмәтҗанов.Чүпрәле.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 9