Каз өмәсе.
Каз өмәсе гөрләп үтте,
Күршеләрдә бу ялда.
Бала чактагы хисләрем
Бүгенгедәй - күз алда...
"Бисмилла"ларын укынып
Казларны Әткәй чала.
Без Әтигә булышабыз
Булсак та сабый - бала.
Ап-ак карда тезелешеп
Дистәләгән каз ята.
Димәк: хуҗабикә уңган,
Каз карарга ярата.
Баш, тәпи табакка керә,
Түшкәләр янда ята.
Яраппиен алып куям:
Язын каз булып кайта!
Урин гына каз канатын
Яшерәләр апалар:
"Каз күп була, җәрингә" дип
Үзара сөйли алар.
Капланып ак яулыкларын,
Эшкә тотынды кызлар.
Кулларына күз иярми,
Шул тиклем җитез алар.
Кышның озын кичләрендә
Йөмшак мендәр тегелер,
Фәрештәдәй тылсым кошы
Татлы төшемә керер.
Инде эчләре алынды,
Салкын суда юылды.
Нәтиҗәдә – чиста казлар
Киштәдә урын алды.
Күпереп пешкән тәбикмәге,
Каз ашы бигрәк тәмле.
Агыла гармун моңнары
Өмә табыны ямьле.
Искиткеч үтте ял көне,
Кайттым бала чагына:
Бәбкә саклаган чагыма,
Әткәй - Әңкәй янына))!!
Каз өмәсен оештырган,
Күршеләремә, рәхмәт.
Салкын көнгә жылы өстәп,
Мәңге яшәгез рәхәт.
11.12.2023ел, сәгать 13:15.
Оптимистик рәвештә язылды.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев