Предыдущая публикация
Җил булганга, шатланып,
Күз ачырмый, йөзгә бәрә,
Урамны себерә буран.
Асфальт ачык, юл шәрә.
Сагындырып килгән кыш
Бураны белән яшәрә.
Көч алдым дип усаллаша,
Битне чеметеп куя,
Ыжгыра биреп талаша,
Чокырны кар тутырып җуя.
Үзе ярарга тырыша:
Басу-кырлар дымга туя,
Кыш килгәнгә сөенеп,
Кешеләр бәке уя,
Табыга муллык теләп,
Ашарга сугым суя.
Кыш, кар – тансык әле,
Һәр мизгел сокландыргыч.
Илебез булсын тыныч.
Буран түгел куркыныч.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
24.12.15.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев