Предыдущая публикация
Басудан ук борын кытыклый
Башакка сеңгән икмәк исе.
Аны тәнгә сеңдергәннең
Одекалонга бик китми исе.
Нефть кара, мамык ак, икмәк сары
Алтынга тиңләнә базарда.
Аллаһ насыйп итә күрмәсен
Икмәккәйләребездән язарга.
Әле дә хәтеремдә кибеттән үк
Кимереп кайтуны кибән башын.
Беләм кылыч кисми игән башны,
Белмим икмәктән дә олы ашны.
Сания Шәрипова, Башкортостан,Бүздәк
18.10.23

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев