Предыдущая публикация
Мин бәләкәй дип тормаган,
Көтү көткән, урак урган.
Бала чагы булмаган,
Аны сугыш урлаган.
Укуын ташлап, сөйрәгән
Уф алла дигән арбаны.
Әтиләре фронтта һәлак.
Үксез ятимлек арбаны.
Бу буынның калмады
Михнәтне күрмәгәне.
Эшләп яшәргә тырышты
Ачлыктан үлмәгәне.
Башларында ак кылган,
Йөзгә җыерчык йөгергән,
Кулда таяк ышкылган,
Хәтер җуелып өлгергән.
Кечкенә тыл батырлары
Ут йөгерткән, эш кырган.
Алар терәк булганга,
Немец иленә куылган.
Кадерле тыл батырлары,
Яшәгез сез исән-сау.
Сезнең алда безнең бурыч –
Илне гөл-бакча ясау.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
15.03.15.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев