Предыдущая публикация
Үсеп килә, сеңлекәштә
Барыбызның күзебез.
Яңалыгына шатланабыз,
Өстәп өйрәтәбез, үзебез.
Өшемәсен дип,әти
Җылы кочагында тота.
Урамда йөргән чакта,
Җилкәсенә утырта.
Җилкәсенә мендермәде.
Көнләшеп тә куям кайчакта.
Кулында гына йөртте,
Мине бәләкәй чакта.
Яратканыбызны белә,
Үзен хуҗа итеп тоя.
Игътибар әзрәк кимесә,
Үссүзләнеп яшь коя.
Шуңа сеңлемә инде
Шоколадның зурысы.
Шатлыктан русча сөйләнә.
Әйтерсең Уфа урысы.
Мин аңламыйм, әни аңлый
Таныш түгел сүзенең унысы.
Син дә шулай сөйләдең ди.
Кызык менә шунысы.
Сания Шарипова, Башкортостан,Бүздәк районы, Уран авылы.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1