Тик утырып булмый,
Суыткычны бушатам.
Үстем бит, булышам.
Мияубикәне ашатам.
Йоклап балык тоттым, актым.
Мендәр тузанын кактым.
Әллә нишләп тишелде.
Мамык йонына баттым.
Урындыкны өйдәге
Кәнәфигә ошатам,
Селкетеп уйнаганга гына
Ватылмый, әмма какшатам.
Шунда утырган килеш ,
Обойга рәсем төшерәм.
Уенчык әтәчне ит итеп,
Кайнар ашка төшерәм.
Ашарлыкмы дип тотып,
Бармагымны пешерәм.
Әрләмәсеннәр дип, жәлләтеп,
Юри елыйм, үкерәм.
Дәү әни хәзер бетә дип,
Мәмәй бирде, өф-өф итте.
Сабыр, түземлекләре бетте,
Шул чаклыга гына җитте.
Исән чагында илтим дип,
Дәү әти тимер атын җикте,
Килеп алганнарын көтмәде,
Өебезгә үзе илтте.
Сания Шәриппова, Башкортостан, Бүздәк районы, Уран авылы.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2