Предыдущая публикация
Безнең өчен иң кадерле кешеләребез – ул безнең Әниләребез. Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә. Әниләр безгә тормыш бүләк иткән, йомшак кулларында тирбәтеп, бишек җырлары көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр, телебез дә “әннә” дип ачылган. Аның йомшак куллары безгә кагылуга, бөтен кайгыларыбыз югала. Авырсак, төннәр буе күз йоммыйча, яныбыздан да китмилэр инде! Бары әни йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.
Кадерле әниләр!
Бәйрәмегез сезгә бәхет ,
Сәламәтлек китерлек,
Көнегез гел шат булсын,
Елның һәрбер көне Сезгә
Әниләр көне булсын!

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев