Предыдущая публикация
Сандугач күк сайраган бар,
Карга күк кычкырганым.
Булды үзем алдаганым,
Ялганга ышанганым.
Алданганым булды күпме
Сандугач теллеләргә.
Бөтенесе уйга кайта,
Узсаң да иллеләрдән.
Күпме сөелдем һәм сөйдем,
Ышандым, ышанмадым.
Тик мәхәббәт каршысында
Карга күк кычкырмадым.
Тиле дә булдым-кемгәдер,
Кем өчен-акыллы да.
Зәгыйфлек килмәде, ләкин.
Кечкенә акылыма
Суларда чайкадылар да,
Утларга ташладылар.
Сөю, юк, дип сыздылар да,
Яңадан башладылар.
Сөю, бар! Күпме аңлаттым,
Сөюсез ялгышканга!
Сөю бар! Утларга сала,
Җиткән дә алтмышларга!


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3