❤️
Кем белән булгансың,
Кем белән кунгансың,
Белмимен… теләмим белергә.
Ул чакта үпкәннәр,
Инде бит үткәннәр,
Ник кирәк тикшереп йөрергә?
Хәзер син янымда,
Мин синең назыңда,
Бездән дә бәхетле кеше юк.
Электән ни булган,
Яныңда кем торган,
Ансында минем эшем юк.
Карамыйм үткәнгә,
Алда ни көткәнгә,
Сөямен сөюдә мин БҮГЕН!
Кояш бит күңелдә,
Нурлары түгелә
Балкытып, яшәүнең зур күген.
Үткәннәр үткәннәр,
Үләннәр үскәннәр,
Җир өсте капланган яшелгә.
Йолкымый үләнен
Шул яшел келәмнең
Кирәктер сөелеп яшәргә.
🙏🏼🥰💫
• Айрат Шәйхетдинов сүзләре ✍️
• Айдар Тимербаев көе 🎶
Әлеге җырны барлык музыкаль площадкаларда тыңлый аласыз 😍
#лейлагалиева
#үткәннәр
#яңаҗыр
#татарчаҗырлар
#татарчахитлар


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 68