Бүлмәдәше Юлиана аның егетен яңа ниятләр корып каршы алды...
“Сәлам, Юлиана! Кадрия өйдәме?” – дип керде егет.
“Юк...” – диде, авыр сулап, Юлиана. Сары бриджи өстеннән кигән топигы аша кунак алдында гәүдәсенең бөтен ымсындыргыч өлешләрен селкетеп киерелеп алды да утырырга кушты.
“Болар Кадриягә иде. Суга салып кына куй әле, Юлиана”, – дип, розалар гөлләмәсен Юлай Юлианага сузды...
Ул арада чәй кайнап чыкты. Кадрия дә кайтып керде.
– Ой, кунак бар икән? Сәлам, сәлам! Соңладым. Троллейбуслар йөрми торды, – дип сөйләнде ул.
Юлай Кадриянең маңгаеннан үбеп алды. Бергәләп чәй эчтеләр дә кыз егете белән урамга чыгып китте.
Тулырак сайтта: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-12-05/b-hete-alda-kadriya-4494447


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3