Төшләр сериясеннән
(Мистик хикәя. Сәеррәк характердагы кешеләр өчен тагаенләнә)
Мин башкалардан әллә ни аерылмасам да бераз сәеррәк якларым бар. Кайсы якларым икәнен метекләп сөйләсәм, псих больницага тыгып куюлары бар. Авылымда анда үз аяклары белән китеп, күмелергә генә кайтканнары да бар.Шуңа ул турыда бик сөйләп йөрмим.Шулай да кайсыберләрен, эчемдә черемәсен дип, терәлеп торган күршемә, балачактан дус булган иптәшләремә чишкәлим.
Бу гадәтләр, узган ел үзебезнең эт талагач, тагы да ешаеп китте. Теләмәсәм дә, култамга куйдырып, уколлар алырга куштылар. Аларның саташтыруы - үлемгә тиң берничә айларга сузылды. Бу чорда исерткеч эчемлекләр эчсәм,глюцинация күренешләре булу турында искәрттеләр. Мин төшләрне болай, төннәрен керфекле күз йоммаган очракларда да,еш күрәм, бастырылам, кычкырырга телим – кычкырып булмый; уянырга телим – уяна алмый интегәм. Шул уколлардан соң, ходайның рәхмәте, киресенчә теләмәсәм дә тешләремне кысып тешләгәнгә иреннәрем канап авыртканлыктан уянып китәм. Тешләрем, шул кадәр кысылуга, сызламый гына селкенеп какшарга тотындылар. Хәерчегә җил каршы дигәндәй,тагы авырту баса торган укол ясатып, аларны алдырырга туры килде. Шуларның нәтиҗәсеме, башымның китүе шулмы: тиз арыйым, гаҗәп хәлләргә тарыйм, төннәрен йокы алмый, җылы тапмый йөдим. Белгәннәремне укып, тыныч йокылар,тәмле төшләр теләп ятуыма карамастан, тузга язмаган әйберләр белән саташам. Ул вакыйгаларны санап бетермәле түгел. Берсен язып китим әле.
Бер кыз белән бер егет күкнең атмосфера өстен (күк катларын) тикшерәләр. Алар җир кешеләре түгел, чит планетаныкы дип тә әйтеп булмый. Кыяфәтләре дә кеше куркыта торган түгел, гади. Киемнәре дә затлы дип әйтеп булмый, синтетикадан эшләнмәгән. Роботка да охшамаган.Мин юк-бар белән кызыксынырга яратмасам да, боларда ниндидер тарту көче бармы,нигәдер аларның эш гамәлен күзәтеп ятам. Егет күкнең беренче катын, кыз икенчесен үткән. Бер-берсе белән ара-тирә прибор аша,үзара, хисләр белдермичә генә, җансыз кешеләрдәй аңлашалар. Йөзләрендә шатлану, көяләнү чалымнарын күрмим.Мин аларның телен аңламыйм, шулай булуга карамастан “Ясин” сүрәсендәге таныш сүзләрне ишетәм. Приборларын мин генә прибор димен, ул кесә көзгесе зурлыктагы авыздан түбән түштән биегрәк беркетелгән төнге киемгә аварияләр булмасын өчен тегелә торган яктырткычка охшап тора. Шулчак кызның яктырткычы үзеннән югары катта булашучы икенче бер егеткә тап булды. Ансы да куркыныч түгел, әмма бераз үзгәрәк. Ярыйсы гына болардан озынрак, шуңа нәзек күренә. Киеме без бәләкәй чакта әтиләр кигән комбайнерлар костюмы сымаграк, хәтта калын пыялалы күзлекнең калай кысасы калын булып чыгып тора. Шунда аларның аппаратлары арасында ниндидер кыска ялганышмы, күз ачып йомган арада нидер булды. Алар, икесе берьюлы кылдай нәзек кенә җеп буйлап, тюнель сыман биек стена эченнән җиргә килеп төштеләр. Шунда аларның аякларынан башларына табан тәннәренә җанның кереп, ничек тулышканын күреп, аңыма килә алмыйча торганда, кыз бәйләнешне югалткан астагы каттагы егет тә килеп төште. Үземне артык санап, тышка чыктым.Тышта җәй айлары. Бер төркем авылдашларны күрдем. Мин аларны исемләп саный алам. Чирәмле тау итәгендә басып торабыз. Гадәди аксыл зәңгәрсу күк йөзендә тау өстендә бөтенләй гадәти булмаган (ун самолет зурлыгы кадәрле) җан иясе күренде. Бәлки аның эчендә җаны да булмагандыр. Баштан, күктән төшкәннәр моны вакытсыз оясыннан куптардылармы икән дигән уй чабып узды. Ул йон кебек бик таркау, зәңгәрсу күксел төстә, чәчелгән икәнен күрсәк тә, аны бөркетме, карчыгамы рәвешендәге бик дәү кошка ошатып, телсез калып күзәттек. Ул бер биегәйде, бер төште. Нигәдер,курыкмак. Хәрәкәте, диңгез котырганда, кая барып бәрелергә белмәгән корабны хәтерләтә итә. Миңа нигәдер ул күктән егылып төшкәннәрне эзли сымак тоелды. Текәлебрәк карагач, аның һәр каурые кечкенә кошчыкларга ошап тора иде. Аннан ул дөрес юл табып, кирәкле курс алган капитандай, баш очында әйләнеп, һава дулкынында канатларын тирә якка чайпалдырып, йөзәргә кереште. Рәхәт итеп биткә ул җилпегән җил бәрелә. Әллә ялгыш, әллә чынлап бер каурый мамыгы иренемә ябышып калды.
Мин телемне тешләп өзә язганмын, авыртуга түзмичә, уянып киттем. Иң башта врач, берничә көн салмаска кушып, кичә генә ясап кидергән протез тешләрне тотып карадым. Тау башындагы авылдашларны күз алдыннан үткәрдем. Аларның барсының да башыннан кадерлеләрен югалту кайгысы үткән. Кемнеңдер ире асылынып үлгән, баласы авариягә тарыган, авыр чир белән китеп барган, үз- үзенә кул салган. Читләр юк. Төрле яшьтәге кешеләр. Барыбызны охшаш кайгыларлар берләштергән кешеләр. Мин дә алар хәлендә.Чәчкә кебек кыска гомерле Әлиямне уйламаган минутым юк. Сабырлык теләп дога укып алдым. Эче пошып, төшендә дистә елдан элек үлгән улын күргән дә, әхирәтем килгән. Һәрвакыттагыча уртак кайгыларны яңарттык. Аны үземчә тынычландырып, чәй куеп җибәрдем, үз чиратымда ни белән саташуымны аңа җиткердем. Шунда ул сабыр гына елмайды да:
-Мин каз мамыгы дип торам тагын, - иренемә селәгәем белән ябышкан мамыкны кубарып алды.
Табын артына утырырга өлгермәдек. Улым Мәскәүдәншалтырата.
-Сөенче. Әни, безнең кызыбыз бар.
Аны бүлеп, телефоннан киленнең хәлсез генә тавышы ишетелә:
-Оныкаңның исеме Әлия булачак.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк.
27.02.15.