Кыш. Миңа җиде яшьләр тирәсе...
Ике туган сеңлем Гөлназ белән бензин багыннан урталайга кисеп ясалган зур тимер таска утырып җилдереп чана шуабыз. Аларның капка турында тау бик текә, кайвакыт туктый алмыйча чанабыз капка түренә үк төшеп җитә...
- Әйдә, тагын бер тапкыр...
Көн кичкә авышса да кайтасы килми, бүгенгә соңгы тапкыр дип тасыбызны сөйрәп тау башына менеп китәбез...
...Таудан аска кадәр төшкәндә "чанабызның" артыграк чабуын аңлыйбыз, әммә ике сабый аны инде туктата алмый, бары тимер тасның читләренә ябышып алга төшәсебез кала. Менә тауны төшеп җиттек, урамны узып киттек, алда Гөлназларның капкасы... Тимер тасыбыз тигезлеген арттыра төшеп капка турына таба оча, куркудан күзләремне чытырдатып йомам, дөп килеп тас койма баганасына бәрелеп туктый...
..Күзләремне ачам, уф, булды, туктадык дип тынычланам, әммә шул вакыт бияләемә кан тамганым күрәм, туктаганда тасның читенә бәрелеп маңгаемны кискәнемне аңлыйм. Гөлназ белән котыбыз оча, эләгәчәк бит хәзер безгә... Дөбердәгән тавышка йөгереп чыккан Люзия җиңгәм хәлне шундук аңлап ала, безне тиз генә өйгә алып кереп җәрәхәтемне бәйләп куя...
...Баштан аяк карга баткан, юешләнгән бияләйләремне тотып, кинода күргән партизаннар сыман бинт белән уралган яраланган маңгаемны аска иеп, әнигә "сдаваться" итәргә өйгә юлланам...
Кыш җитеп авылыма кайткан саен күңелгә уелып калган балачак хатирәсе күз алдына килеп баса, көзгегә караганда исә маңгаемны "бизәп" шумахерлыгымны исбатлаган җөй каршы ала...

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4