Йөрәк кага һаман күңел чаңын.
Авылым урамының көртен ярып,
Уйнап йөри минем бала чагым.
Урамнарда хәзер кызык икән,
Ат чанасы эзен тапмасссың...
Төбе череп җилләр бәреп еккан,
Без атынган басу капкасын...
Иске өйләрнең дә бик күбесе
Төтен булып очкан җилләрдә,
Шушы урамнарның балалары,
Таралганнар төрле җирләргә.
Кайтмас өчен сәбәп эзли күпләр,
Кайберәүләр йөри адашып,
Чит җирләрне үзенеке итеп,
Өлгергәннәр хаттә яратып.
Онытканнар авылын хаттә телен,
Киткәннәрнең унның сигезе...
Ялгыз ана һаман саклый бирә,
Ата- баба корган нигезен!
Гомерләрдән үткән озын юлны
Көмеш чәчләр генә бизиләр,
Ә күңелләр һаман бала чакның
Ятып калган эзен эзлиләр...
Илдар Нуртдинов. 14.12.25.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев