Тормышның бар бүгене һәм иртәгәсе.
Һәр кемнең дә язмышы бар, күрәчәге,
Эзләре бар, артта калган, киләчәге
Кемнәрнеңдер алачагы, бирәчәге...
Тик шунсы бар, иртәгәсен күреп булмый,
Үткәннәрдән тагын бер кат йөреп булмый.
Читкә юл юк бер адымда, такъдиреннән,
Ризыгы да бизмәннәрдә үлчәнелгән.
Кемнең кыска, кемнең озын үтәр юлы,
Микъдәре бар, күләме бар, эчәр суның.
Туганнары, дошманнары бүлгәләнгән,
Үтәреннән башка юллар киртәләнгән.
Бәхет, шатлык тиешенчә барысына,
Ярасы да дәвасы да билдәләнгән.
Иңнәренә фәрештәләр утыртылган,
Теләгәннең шайтаннары кудырылган
Ни дисәңдә рәхәт тормыш, яшә генә,
Белмим, барыбер, нидер җитми бу кешегә??
Илдар Нуртдинов. 21.11.25.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев