Озакламас инде, кышлар да...
Яфрак койган алмагачка карыйм,
Кайтмас кебек бүтән, кошлар да.
Күңелсезлек били уйларымны,
Йөрәгемне нидер көйдерә...
Утка сипкән карлы-бозлы судай,
Тәннәремә салкын йөгерә.
Иртә белән күктә болытларны,
Буяганнар күксел төсләргә...
Боек калган көзнең мизгелләре,
Кергәләрләр микән төшләргә?.
Утырам да салкын сәкеләргә,
Баштан аяк чумам уйларга
Башкайларым ниләр уйлаганын
Кирәк әле язып куярга...
Үтәр әле, үтәр көзләре дә,
Кышлары да үтеп китәрләр.
Озакламас бөек җиңү яулап,
Ир-егетләр кайтып җитәрләр.
Илебезгә җиңү язы килер,
Кайтып сайрар кошлар талларда,
Салкын, гамсез көзләр генә түгел,
Гомерләрдә була язлар да!!!
Илдар Нуртдинов. 01.11.25


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев