Предыдущая публикация
МӘСИХ ГАЙСӘ - ЧЫН ХОДАЙ ‼️🔥💥❤

МӘСИХ ГАЙСӘ - ЧЫН ХОДАЙ ‼️🔥💥❤

14 сен

Тол хатынның үлгән углын терелтү

Изге Язма, Лүк бәян иткән яхшы хәбәр, 7 бүлек, 11-16 аятьләр
Гайсә шәһәр капкасына якынлашып килгәндә, шәһәрдән бер мәетне күтәреп чыгып баралар иде. Бер тол хатынның бердәнбер углы үлгән икән. Хатын белән бергә күп кенә кешеләр чыгып килә иде. Хаким Гайсә, хатынны күреп, бик кызганды.
– Елама, – диде Ул аңа.
Аннары Гайсә, алар янына килеп, табутка кулын тидерде һәм:
– Егет, сиңа әйтәм, тор! – диде.
Үлгән егет торып утырды һәм сөйләшә башлады. Шулай итеп, Гайсә аны анасына кайтарып бирде.
Гайсә Гәлиләя җирендәге башка бер шәһәргә - Наинга юл тотты. Аның белән бергә бик күп кешеләр килде. Ул шәһәр капкасына якынлашканда, каршысына җеназа процессиясе килеп чыкты. Үлгән кеше яткан табут артыннан хәсрәткә баткан бер хатын бара иде. Аны шәһәрдән бик күп кеше, теләктәшлек белдереп, озатып йөрде. Бу хатын - тол хатын, ә үлгән кеше - аның бердәнбер улы иде.
Гайсә, хатынның бик кайгыруын күреп, аны кызганды һәм:
- Елама! – диде.
Процессия туктады, ә Гайсә, табут янына килеп, аңа кагылды һәм үлгән кешегә әйтте:
- Егет! Сиңа әйтәм, тор!
Мәет үледән терелде, урыныннан торды да сөйләшә башлады. Бу могҗиза иде! Гайсә анасына углын кире кайтарып бирде. Моны күргән кешеләрнең барысы да, куркып, ниндидер бер мизгел дәшми тордылар, аннары, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, кычкыра башладылар:
- Бөек пәйгамбәр безгә килде! Ходай Үз халкын исенә төшерде!
Кешеләр Исраил Алласын фатихаладылар һәм Аны данладылар. Наиндагы могҗиза турындагы хәбәр бик тиз бөтен Яһүдиягә таралды.

Тол хатынның үлгән углын терелтү - 5409576320564

Нет комментариев

Новые комментарии
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
Следующая публикация
Свернуть поиск
Сервисы VK
MailПочтаОблакоКалендарьЗаметкиVK ЗвонкиVK ПочтаТВ программаПогодаГороскопыСпортОтветыVK РекламаЛедиВКонтакте Ещё
Войти
МӘСИХ ГАЙСӘ - ЧЫН ХОДАЙ ‼️🔥💥❤

МӘСИХ ГАЙСӘ - ЧЫН ХОДАЙ ‼️🔥💥❤

ЛентаТемы 28Фото 349Видео 214Участники 212
  • Подарки
Левая колонка
Всё 28
Обсуждаемые

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного

Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.

Зарегистрироваться