Предыдущая публикация
ГАДИ ШИГЫРЬ
Кыш кайткан? Кыш кайткан!
Җиргә кырпак кар япкан.
Болытларны тараткан.
Күктә Кояшны тапкан,
Нурын Җиргә озаткан.
Соңласа да, кыш – кайткан!..
Кайтты микән котыптан,
Бик тә, бик тә ерактан –
Әкияти чынлыктан?
Котыптамы чыныккан:
Һич курыкмый суыктан! –
(Ә шулай да – толыптан!..)
Соңласа да, кыш – кайткан!
Күңел бик тә зарыккан
Иде шул кыш юклыктан...
Менә ул безне тапкан.
Елмая шул шатлыктан.
Рәхәт кичик аклыктан!..
...Җилбәзәк җан бераздан
Ваз кичәр кыш-табыштан
Һәм зәмһәрир суыктан...
Җылы ым көтәр яздан,
Белмәсә дә җан алдан,
Язга язмыш ни язган?..
Ә бүгенгә – кыш кайткан!..
15.12.2025 ел


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев